news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спорт мәктәпләрендә Россия җыелма командасы өчен регбичылар әзерлиләр

Алмаз Мингулов республикада регби үсешен шәрехләде.

Татарстан спорт мәктәпләрендә Россия җыелма командасы өчен регбичылар әзерлиләр
Владимир Васильев

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа сайлап алу Олимпия турниры ачылуга багышланган матбугат конференциясендә республикада регби үсешенең торышы турында сөйләде.

«Хәзер регби актив үсә, спорт мәктәпләренең өч бүлеге эшли, аларда 450гә якын кеше шөгыльләнә. Бу – безнең киләчәк, аларны акрынлап Россия җыелма командасына әзерлибез. 2018 елда Студентлар регби лигасы оештыру регби үсешенә өстәмә этәргеч булды, анда Татарстанның тугыз югары уку йорты кергән. «Стрела» клубын яңадан торгызу да бу спорт төрен алга таба популярлаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — дип хәбәр итте Алмаз Мингулов.

Министр урынбасары сайлап алу турнирын уздыру үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Анда җиңүче команда турыдан-туры Япониядә узачак Олимпиадага эләгәчәк, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундына эләгү өчен көрәшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot