news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спорт мәктәпләре һәм секцияләрендә дәресләр үткәрелмәячәк

Инде кичә үк Казанның зур спорт объектлары халыкка учреждениеләрнең ябылуы турында хәбәр итә башлады.

Татарстан спорт мәктәпләре һәм секцияләрендә дәресләр үткәрелмәячәк
Султан Исхаков

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан спорт министры Владимир Леонов «Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясен кисәтү шартларында физкультура-спорт эшчәнлеген оештыру турында»гы боерыкны имзалады.

«19 марттан һәм махсус күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүче физкультура-спорт оешмаларына барлык категория гражданнарның әлеге учреждениеләрдә шөгыльләнүен, шул исәптән балалар һәм олылар катнашындагы күнегүләрне һәм секция дәресләрен вакытлыча туктатырга», - диелә 18 мартта имзаланган боерык текстында.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Внимание! Уважаемые посетители ДВВС! С целью профилактики и в связи со сложившейся тревожной ситуацией по коронавирусу в мире, с 19 марта Дворец водных видов спорта временно приостанавливает свою работу. Делается это для безопасности населения, поэтому искренне надеемся на ваше понимание. Предварительная дата открытия - 15 апреля. Сообщим о возобновлении работы заранее на официальных аккаунтах ДВВС Вконтакте и Инстаграм. ________ #ДВВС #DVVSKAZAN #временно #закрываемся #коронавирус #непройдет

Публикация от ДВВС Казань (@dvvskazan)

Инде кичә үк Казанның зур спорт объектлары халыкка учреждениеләрнең ябылуы турында хәбәр итә башлады.

Спортның су төрләре сарае Instagram социаль челтәрендәге үз аккаунтында 19 мартка кадәр эшен вакытлыча туктатуы хакында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100