Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан спорт мәктәпләре 2021 елда инвентарь сатып алуга 46 млн сум акча алган
2022 елда бу максатларга тагын 47 млн сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2021 елда Татарстанның ун спорт мәктәбе «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча инвентарь һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга 46 млн сум акча алган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы җитәкчесе Наталья Алькаева сөйләде.
«Спорт әзерлеге белән шөгыльләнә торган оешмалар өчен биш микроавтобус сатып алынды. Шулай ук 30 млн сумлык җиһазлар һәм инвентарь, чаңгы ярышлары һәм трамплиннан сикерү белән шөгыльләнүче спортчыларны әзерләү өчен кар машинасы сатып алынды», — диде спикер.
Шулай ук башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен инвентарь алынган. Ә 2022 елда бу максатларга тагын 47 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип өстәде Алькаева.
Моннан тыш, 2021 елда Татарстан Республикасында спорт мәйданчыкларында эшләүче 250дән артык инструктор квалификация күтәрү курсларын узды.
Илкүләм проектлар Россия Федерациясендә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның «май» указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һәм башкалар илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз