Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спорт гимнастикасы федерациясе берләшкән Бөтенроссия федерациясенә керәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы спорт гимнастикасы федерациясе Россия спорт гимнастикасы федерациясенә керәчәк. Ул моңарчы гамәлдә булган биш федерацияне – Спорт гимнастикасы федерациясен, Батутта сикерү федерациясен, Спорт акробатикасы федерациясен, Бөтенроссия спорт аэробикасы федерациясен һәм Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясен берләштерде. Россия спорт гимнастикасы федерациясенә кушылу турында карар Татарстан спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев рәислегендә Казан Гимнастика үзәгендә узган федерация конференциясендә кабул ителде.
Шулай ук конференциядә катнашучылар Бариевны 1 октябрьдә узачак Россия спорт гимнастикасы федерациясе хисап-сайлау конференциясендә катнашу өчен Татарстаннан делегат итеп сайлады.
«Шулай туры килде – без конференцияне Россия гимнастика дөньясында зур үзгәрешләр булыр алдыннан уздырдык. Җыелыш барышында республикада спортның бу төрен интенсив үстерүгә юнәлтелгән чаралар күрдек», - дип уртаклашты «Татар-информ» журналисты белән Бариев.
Узган конференция нәтиҗәләре буенча президиумның яңа составы расланды һәм өч вице-президент сайланды. Бу спорт гимнастикасы буенча СССР спорт мастеры, спорт гимнастикасы буенча ТР җыелма командасы баш тренеры, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт гимнастикасы буенча ирләр җыелма командасы тренеры Игорь Белуженков, спорт гимнастикасы буенча Россия спорт мастеры, халыкара һәм бөтенроссия категорияле судья, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Любовь Ботова һәм Татарстан Республикасы спорт гимнастикасы федерациясе башкарма директоры Наилә Сәйфетдинова булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз