Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры: Фермалар төзүне дәвам итик

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россиянең сөтчелек тармагы – кыенлыклар һәм мөмкинлекләр» темасы астында түгәрәк өстәл булды. Биредә Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов сөт җитештерүне арттыру, яңа фермалар төзүне дәвам итү бурычын куярга кирәклеген билгеләде.
«Илебезнең сөт продукциясенең зур экспорт потенциалы бар. Эчке ихтыяҗ арта һәм бездә үсеш сизелә бу өлкәдә. Моның өчен чимал җитештерүне арттырыйк, фермалар төзүне дәвам итик. Сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасында озак вакытлы, ныклы элемтәләр, килешүләр урнаштырырга кирәк. Татарстан сөт җитештерү индустриясенең дә икътисади үсеше алга таба үсештә булачак», – дип ассызыклады Артем Белов.
Йогышлы авыруларның таралуы терлекчелекне үстерүгә куркыныч вәзгыять тудыруын һәм аңа каршы торырга кирәклеген дә әйттеләр утырышта. Моңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та басым ясады.
«Сөтчелек комплексларының 20 проценты гына биосаклау критерийларына туры килә. Бу бик аз күрсәткеч! Без терлекчелек объектларын төзекләндерергә тиеш. Инвестицияләрнең аз булмавын аңлыйбыз, кайдадыр коймалар юк, кайбер җирләрдә дезбарьерлар, әмма юл картасы булырга тиеш. Әлеге эшне агымдагы елда, иң соңгы очракта киләсе елда эшләргә тырышырга тиеш. Ләкин никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак. Авырулар таралу куркынычы бик зур! Аның каян керәчәге билгесез. Ә аяныч очраклар теркәлгәне бар», – дип сөйләде министр.
- Соңгы 6 елда 98 сөтчелек комплексы һәм 65 мең башка исәпләнгән ферма файдалануга тапшырылган. Аерым алганда,былтыр 13,6 мең башка исәпләнгән 16 яңа сөтчелек комплексы сафка бастырылган. Бүген 15 мең сыерга исәпләнгән тагын 20 инвестпроект гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә тора. Бүгенге көндә күпчелек сөт предприятиеләренең үсеш векторы – җитештерелә торган продукция күләмен модернизацияләүгә һәм арттыруга юнәлдерелгән
- Былтыр сөт продукциясе экспорты 23,3 миллион АКШ долларын тәшкил иткән. Шул исәптән сөт һәм каймак 15,5 млн, туңдырма 3,7 млн, атланмай 1 млн, сыр һәм эремчек 1,9 млн, сөт сывороткасы 1 млн доллар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз