news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Социаль фонды һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле ташламаларны атады

Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары шәхси торак йортларны ремонтлау өчен түләү рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, аларга торак урыннар буенча түләү чыгымнарын компенсацияләү каралган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Ун елга бер тапкыр шәхси торак йортларны ремонтлау өчен түләү рәсмиләштерергә мөмкин. Ярдәм чарасы хәрби хезмәт вакытында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына каралган. Хәрби хезмәттә контракт буенча булучыларның гаиләләренә ярдәм чарасы сорап «көч» ведомстволарына, ә хәрби хезмәттә чакырылыш буенча булучыларның гаиләләренә Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», –  диде ул.

Моннан тыш, аларның гаилә әгъзаларына торак урыннар буенча түләү чыгымнарын компенсацияләү каралган. Тагын бер ярдәм чарасы – һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең балаларына ай саен түләнә торган пособие. Ул контракт буенча хезмәт итүчеләрнең балаларына бирелә, аны «көч» ведомстволары билгели, ә чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрнең балаларына – Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат белән sfr.gov.ru сайтында һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенең контакт-үзәгендә 8(800)100-00-01 телефон номеры аша танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100