Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Социаль фонды: Бала карау өчен пособие күләме февральдән артачак
2024 елның гыйнварыннан яңа закон үз көченә керде — балага яшь ярым булгачы ук эшкә чыккан әти-әни хәзер бала карау өчен пособие алу хокукын югалтмаячак. Бу хакта бүген Социаль Фондның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Хәзер Татарстанда яшь ярымга кадәр бала карау пособиесен 52 мең кеше ала. Ел башыннан әти-әниләргә ялдан эшкә вакытыннан алда чыгарга һәм балага яшь ярым тулганчы пособиене югалтмаска мөмкинлек бирелә. Шул исәптән, яңа кагыйдә тулы булмаган эш көненә чыкканда да, өйдән торып һәм дистанцион рәвештә эшләгәндә дә гамәлдә. Бала карау ялы вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрнең дә пособиесе сакланачак», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.
Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала карау буенча ел ярымга кадәрге пособиеләрнең максималь күләме әти-әнинең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Минималь айлык түләү 8,5 мең сум, ә максималь түләү 33,2 мең сум тәшкил итә. Билгеле булганча, түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнә, ничә процентка икәнлеге исә бу ай ахырында төгәл билгеле булачак.
Пособие билгеләү өчен эш бирүче хезмәткәрдән гариза сорый һәм аны социаль фондка тапшыра.
Исегезгә төшерәбез, элек әти-әниләр эшкә йөрмәсә һәм хезмәт хакы алмаса гына яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алу хокукына ия иде. Әмма узган елның декабрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин түләүләрнең бу факторга карамастан сакланачагы турында законны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз