news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Социаль фонды ана капиталыннан түләүләр өч елда ничек артуын әйтте

Татарстанда 11 меңнән артык бала ай саен ана капиталы акчасыннан түләүләр ала. Программа гамәлгә кертелгәннән бирле балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчерелгән. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Айлык түләүне ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты булган һәм җан башына уртача кереме яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаган гаиләләр ала ала. Ана капиталы акчаларыннан айлык түләү 12 айга билгеләнә», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Ярдәм чарасы 2018 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт дәвамында Россия Социаль фондының ТР бүлеге ана капиталы акчаларыннан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алу өчен 49 280 гариза кабул иткән. Быел 11 286 баланың әти-әниләре бу чарадан файдаланган. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

«Айлык түләү ил субъектында яшәү минимумы дәрәҗәсе үзгәргән айдан яңадан исәпләнә. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә килергә кирәкми. Яңадан исәпләгәннән соң ул шулай ук үзеннән-үзе җибәрелә. 2025 елның 1 гыйнварында Татарстанда айлык түләү күләме 14621 сум тәшкил итте, 2024 елда 12741 сум, 2023 елда 11852 сум булган», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

РФ Социаль фондының ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин аңлатканча, айлык түләү ата-аналарның икесенә дә яшәү минимумы бер кешегә 30 146 сумнан азрак булган гаиләләргә билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot