news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Социаль фонд бүлеге 242 млн сумлык бала тудыру сертификатларын түләгән

Ел башыннан РФ Социаль фонды бүлеге Татарстанда яшәүче 22 мең хатын-кызга бала тудыру сертификатын түләгән. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Бу хатын-кызларга йөклелек дәверендә һәм бала табу вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм сабыйларны беренче елда профилактик күзәтүне тәэмин итте. Узган елда республикада 31,6 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатыннан файдаланды. Аларга медицина хезмәтләре алу өчен 341 миллион сумнан артык акча түләнде», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче тапкыр килгәндә автомат рәвештә формалаштырыла. Аны рәсмиләштерү өчен булачак әнинең паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы кирәк. Медицина оешмасы сертификатны исәпкә куелганнан соң бер эш көнендә рәсмиләштерә, барлык мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта табып була.

«Быел бала тудыру сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчалар максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә: 3 мең сум – йөклелек вакытында хатын-кызны амбулатор күзәтүгә, 1 мең сум – хокукый, психологик һәм медик-социаль ярдәм күрсәтүгә, 6 мең сум – бала тудырган вакытта һәм бала тудырганнан соң медицина ярдәме күрсәтүгә, 2 мең сум – сабыйга беренче елда профилактик тикшерүләр үткәрүгә», - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot