Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сочида инвестицион форумда җиде килешү төзиячәк
Ике килешү Түбән Каманың икътисади элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рамис Габасов). Татарстан делегациясе инвестицияләр буенча җиде килешү төзергә планлаштыра, аларның икесе Түбән Каманың икътисади элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Республиканың перспективалы икътисади юнәлешләрен Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итәчәк.
Аның сүзләренчә, Татарстан яңа инвестицион проектлар җәлеп итү буенча төп төбәк булып тора.
«Форум кысаларында агентлык килешү имзалаячак. Ул социаль-икътисади уңышларны арттыруга, ныклы үсеш өлкәсендәге максатларга ирешү өчен чиратагы адым булачак. Бу узган ел агентлык Берләшкән милләтләр оешмасы бүләгенә лаек булган эш», – диде ул.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород, Пенза өлкәләре һәм Карелия Республикасы җитәкчеләре белән очрашырга тиеш. Моннан тыш, ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге пленар утырышта катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз