news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сноубордисты Быкова Пекиндагы Олимпиада ярышларыннан чыгарылды

Россия спортчысы беренче омтылышта 9нчы урынны алган иде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан сноубордисты Милена Быкова Пекинда Олимпия уеннарында чыгышын тәмамлады. Ярышның төшеп калу раундында спортчы зәңгәр флаг яныннан узып китеп хата ясады, нәтиҗәдә дисквалификацияләнде.

Билгеләп үтик, Россия спортчысы беренче омтылышта дистанцияне 45.17дә узып, 9нчы урынны алган иде.

Быкова карьерасында Пекиндагы Олимпиада — икенчесе.

Олимпиадада Быковадан кала, Россия җыелма командасын Полина Смоленцова, Наталья Соболева һәм София Надыршина тәкъдим итә.

Искәртеп үтәбез, Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекинда Олимпия уеннарында чаңгы белән трамплиннан сикерү буенча көмеш медаль алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot