Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сноубордчысы Дөнья кубогы этабында өченче урын алды
Владислав Хадарин слоупстайлда 75,50 балл җыйды.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Владислав Хадарин Кытайда узган сноуборд буенча дөнья кубогы этабында бронза медаль алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Владислав Хадарин ир-атлар арасында слоупстайлда 75,50 балл җыеп, өченче урынны алды. Ярышларда Япониядән Такеру Оцука (87,10 балл) җиңде, икенче урында – Швециядән Никлас Матсон (80,21 балл).
Турнир 16-21 декабрьдә Хэбэй провинциясе Чунли районында Secret Garden тау чаңгысы курортында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз