news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан скважиналарындагы су гигиена нормаларына туры килми

Республикада быел төзелгән скважиналарның яртысы гамәлдә түгел, эшләгәннәренең биштән икесендә су эчәргә яраксыз.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда  "Чиста су" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру хокук бозулар белән бара. Бу хакта бүген "Халык фронты "Россия өчен" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штаб утырышында сөйләделәр.

Республиканың Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Татарстанда республиканың Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды 2014 елда 28 скважина (аларның 75 проценты эксплуатациягә тапшыргач эшләмәгән) төзегән, 2015 елда – 38 скважина (68 проценты эшләмәгән), 2016 елда – 41 скважина (56 проценты эшләмәгән).

2014 елда барлыгы 24 скважина эшләгән, шуларның 57 процентында су гигиена нормаларына туры килмәгән. 2015 елда шулай ук 24 скважина эшләгән, 40 процентында су эчәргә яраксыз дип табылган. 2016 елда гамәлдәге скважиналарның (барлыгы 23) 40 процентка якынында су гигиена нормаларына туры килмәгән.

«Халык зарлана. Бездә елдан ел эчә торган суның сыйфаты буенча шикаятьләр белдергән проблемалы торак пунктларның исемлеге бар. Бу яңа скважиналар төзүгә карамастан шулай. Шушы өч елда 104 скважинаның алтысына гына санитария саклау зонасы таләпләре буенча санитар-эпидемиология белешмәсе бирелгән. Бары тик 4 скважинага гына суны эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш максатларда тотарга мөмкин дигән санитар-эпидемиология белешмәсе бирелгән», – дип белдерде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесегең урынбасары Марина Трофимова.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе адресына килгән 2016 гаризада рөхсәт кәгазьләре турындагысы бөтенләй юк.

"Бюджеттан сизелерлек күләмдә акча күчерелүгә карамастан, "Чиста су" программасы халыкны эчәргә яраклы, чиста су белән тәэмин итү буенча Татарстанда үз максатына ирешә алмады. Еш кына тикшерүләр лицензиясез, экспертизадан башка.үткәрелә. Башкаручылар үз эшләренә тиешле дәрәҗәдә җаваплы карамый. Безнең гражданнар үз краннарыннан  эчәргә яраклы чиста су алырга һәм аннан тулы күләмдә файдаланырга хокуклы ", – дип билгеләп үтте Гомумроссия халык фронтының төбәк штабы рәистәше Игорь Бикиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100