Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ҮСК нә сайлаулар вакытында бюллетеньнарны күпләп ташларга омтылу буенча ике шикаять бирелгән
Сайлаулар көнендә республиканың ҮСК нә 190 шикаять һәм мөрәҗәгать булган
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар вакытында Татарстан ҮСК нә Казан сайлау участокларында бюллетеньнарны күпләп ташларга омтылу буенча ике шикаять бирелгән, дип хәбәр итте бүген журналистларга матбугат конференциясендә Әгъзам Гобәйдуллин.
Сайлаучы тарафыннан бюллетень ксерокопиясен ташлау факты Казанның Яңа Савин районының 218 нче участогында теркәлгән. Ә.Гобәйдуллин фикеренчә, бу вәзгыять провокацион характерга ия.
“Бу очракны сайлау участогында тавыш бирүне өзәргә яки сайлау комиссиясе әгъзалары эшенә ышанычны югалтырга омтылу, дип бәяләргә мөмкин. Бу гамәлләрнең мәгънәсе дә юк. Әгәр бу бюллетеньнар урнага салынса, алар дөрес булмас иде. Бүген бу очракны хокук саклау органнары тикшерә”, - диде ул.
ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова сүзләренә караганда, бюллетеньны ташлау турында икенче хәбәр дәлилләнмәгән. Аның сүзләренә караганда, бюллетеньны ташларга омтылу турында мәгълүмат “Гадел Россия” сәяси партиясе вәкиленнән Казанның Вахитов районы 88 нче участогыннан килгән. Урында тикшерү барышында ачыкланганча, шикаять белдерүчегә сайлаучы кулына берничә бюллетень тоткан кебек тоелган, әмма бюллетень икегә бөкләнгән генә булган.
“Башка күзәтүчеләр һәм комиссия әгъзалары шикаять белдерүче бинага пакетлар һәм сумкалар белән кергән сайлаучыларга карата үзен адекват тотмаган”, - дип белдерде Н.Борисова.
Сайлаулар көнендә Татарстан ҮСК адресына сайлау процессында катнашучылардан 53 мөрәҗәгать һәм шикаять бирелгән.
Сайлау процессында катнашучылар – күзәтүчеләрне бинадан чыгарулары турында да шикаятьләр булды. “Әгәр без вакытында күреп бу шикаятьнең урынлы икәнлеген ачыкласак, хокук бозу очракларына шунда ук чик куелды”, - дип белдерде ТР ҮСК секретаре.
Шулай ук ул киңәшләшү хокукына ия комиссия әгъзаларын бинадан чыгарылу буенча шикаять булды, дип белдерде ул. “Тикшерү вакытында комиссиянең бу әгъзалары үзләрен адекват тотмаган һәм комиссия эшенә, сайлауларны үткәрү һәм тавышларны санаганда комачаулавы билгеле булды”, - дип аңлатма бирде Борисова. Кичә белдерелгәнчә, дистәләгән ҮСК нә күзәтүчеләрдән һәм комиссия әгъзаларыннан ҮСК эше белән бәйле документлар копиясе таләп ителгән алдан әзерләнгән гаризалар турында мәгълүмат белдерелде. Бүген сайлау комиссиясенә ике гражданнан берьюлы 28 язма гариза килде, дип белдерде ул.
Сайлаулар көнендә кайнар линия телефонына 137 мөрәҗәгать белән шалтыратканнар, телефоннар эшли башлаган вакыттан татарстанлылардан 650 мөрәҗәгать булган. “Шалтыратуларның күбесе белешмә-мәгълүмат алуга бәйле. Сайлау участоклары кайда урнашкан, вакытыннан алда ничек тавыш бирергә һ.б. ачыклык кертүне сорадылар”, - дип билгеләп үте Н.Борисова.
Әгъзам Гобәйдулин сүзләренә караганда, гомумән, V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар хокук бозуларсыз, сайлау законнары кысаларында узды. Татарстанда тавыш бирү барышын 14 меңнән артык кеше күзәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз