news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синхрончысы иң яхшы нәтиҗә белән Россия чемпионатында алтын медаль алды

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының беренче көне тәмамланды, ул Екатеринбургта уза. Казанның «Покровская мәктәбе»ндә тәрбияләнүче Агния Тулупова Россия җыелма командасы составында техник программада сезонның дөньядагы иң яхшы нәтиҗәсе белән алтын медаль алды.

Данлыклы мәктәптә тәрбияләнүче Александра Кленина Россия яшүсмерләр командасы составында техник программада көмеш медаль яулады. 24 апрельдә Александра Кленина ирекле программада, ә 25 апрельдә Агния Тулупова акробатик программада чыгыш ясаячак.

«Кызларыбызга уңышлар һәм дөнья чемпионатына юллама алуларын телик. Ул июль-август айларында Сингапурда узачак», – дип уртаклашты «Татар-информ» белән Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100