news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Татарстанда бераз кар явуы көтелә.

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Рамиль Гали

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). 19 ноябрьгә каршы төндә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар кар явуын фаразлый. Төнлә һава температурасы минус 5 градуска төшәргә мөмкин. Көндез 2 градус җылы булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100