Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуы турында кисәтә
Төнлә республикада температура 10-15 градус салкын тәшкил итә
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә урыны белән, көндез республиканың күпчелек районнарында кар явуы һәм буран көтелә. Аязучан болытлы һава.
Төнлә температура 10-15 градус салкын тәшкил итәчәк, көндез – 5-10. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, түбән температура булу сәбәпле, юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә.
Казанда шимбә төнлә температура 11-12 градус салкын, көндез – 5-7 градус. Алмашынучан болытлы һава, кар явуы ихтимал.
26 октябрь төнендә респбуликада аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Температура 8-13 градус салкын тәшкил итә, ә аязганда 18 градуска кадәр салкын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз