Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә явым-төшемсез, көндез республика буенча урыны белән бераз кар көтелә. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары 6-11 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда 9 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 14, аязган вакытта 16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-9 градус салкын көтелә. Аязучан болытлы һава, бераз кар.
10 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, вакыты белән кар явачак. Һава - 6-11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынаячак. Моннан тыш, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз