news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтте

2 ноябрьдә төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, җомга көнне, Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республиканың кайбер юлларында бозлавык булачак. Төнлә һәм иртән томан булу сәбәпле күз күреме начарланачак.

Төнлә температура 5 градустан түбән булачак, көндез 5 градус җылы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot