Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә
Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак.
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада һава торышы болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә аязланырга мөмкин, - дип фаразлый синоптиклар.
Һава температурасы көндез -3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. 28 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -13 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз