news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада һава торышы болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә аязланырга мөмкин, - дип фаразлый синоптиклар.

Һава температурасы көндез -3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. 28 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -13 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100