Татарстан синоптиклары җылы көннәр вәгъдә итә
Төнлә республиканың кайбер районнарында яңгыр көтелә
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Казанда температура көндез 24-27 градус җылы, Татарстан буенча - температура 22-27 градус.
13 июль төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә температура 10 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.