news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил турында кисәтә

Төнлә республиканың күпчелек районнарында, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил турында кисәтә
архив

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге җил, яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә әйтелә.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер урыннарда томан төшәчәк. Кичен һәм төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +10 градус күрсәтәчәк. 8 майда көндез һава температурасы +21 градустан +26 градуска кадәр җылы булачак.

  • «Татар-информ» элек Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100