news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм томан турында кисәтә

Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк.

 (Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда, яшенле яңгыр һәм томан булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез вакыты белән яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, диелгән һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә. 

Төнлә температура 15-20 градус, ә көндез 24-29 градус җылы булачак.

  • Россия Гидрометеорология үзәге күп кенә төбәкләрдәге, шул исәптән Татарстанда, югары һава температурасы саклану яшенле яңгырлар явуга китерәчәк дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot