news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Республика территориясендә көньяктан 15-18 м/с тизлектә җил исәчәк.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

Моннын тыш, көньяктан 15-18 м/с тизлектә җил исәчәк, дип һава шартлары начарлану турында Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  кисәтә.

Якынча фаразлауларга караганда, 6 майда һава температурасы 3-8 градус җылы булса, көндез 17-22 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100