news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә

Республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр явачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.

Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метрга) кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot