news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә

Республика территориясендә көчле яңгырлар явачак.

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә урыны белән көчле һәм яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Аерым алганда, иртән һәм көндез Казанда яшенле яңгыр  һәм җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип искәртә метеорологлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot