news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Мондый һава торышы бүгенге кичтән 29 май киченә кадәр дәвам итәчәк

  (Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бүген кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез республикада яшен һәм көчле җил кебек метеорологик күренешләр турында кисәтә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, 28 майда кич, шулай ук 29 майда төнлә һәм көндез республика буенча көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, яшен булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot