news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан синоптиклары янә яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Бүген, 30 июньдә, Татарстанда тагын һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез урыны белән, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар көтелә.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Яшен вакытында ул 15-20 метрга кадәр көчәйәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көндезге сәгатьләрдә һава 17-22 градуска кадәр җылытыла (Казанда - +20, +22).

 

news_right_1
news_right_2
news_bot