news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яшен, боз яву һәм 26 градус эсселек турында кисәтте

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Урыны белән яшен фаразлана, боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 11 метр тизлектә җил исәчәк, көндез урыны белән 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.

Көндез һава температурасы +21..+26 градус була.

news_right_1
news_right_2
news_bot