news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары янә явым-төшем вәгъдә итә

Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яву көтелә, ә төнлә - ТРның бөтен территориясендә

 (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава, урыны белән, бигрәк тә ТРның көнбатыш районнарында кар явуы көтелә.

Казанда температура көндез 5-9 градус салкын, Татарстан буенча - температура 10-15 градус.
15 декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, кар явачак. Төнлә температура 7-12 градус салкын. Республиканың көнчыгыш районнарында 16 градуска кадәр суытырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot