Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Республика буенча урыны белән көч җил исәргә мөмкин.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал.
Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана.
Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз