news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә кырау төшү ихтималы турында кисәтә

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә кырау төшү ихтималы турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә һава торышын аз хәрәкәтләнүче антициклон билгеләячәк, ул хәзер Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә өстенлек итә. Республикада ял көннәрендә кырау төшүе ихтимал, дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге.

Әлегә төбәк антициклонның көньяк-көнчыгыш перифериясендә урнашкан. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары һаваның җылынуын тоткарлый, дип аңлаталар синоптиклар.

Иртәгә Татарстан аша үткән атмосфера фронты көньякка таба чигенү һәм атмосфера басымы арту белән республика өстендәге болытлар тарала башлаячак. ТР территориясендә явым-төшем көтелми. Төнлә +2..+7 градуска кадәр генә, көндез +12.. +17 градуска кадәр җылыта.

Шимбә һәм якшәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, төбәк антициклонның үзәк өлешендә булачак. Явым-төшем көтелми. 13 сентябьгә каршы төндә термометр баганалары төнлә 0..+5 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән кырау төшүе ихтимал. 14 градуска каршы төндә +2..+7 градуска кадәр, көндез +14..+20 градуска кадәр җылына.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы саклана: төнлә +3тән +8 градуска кадәр һәм көндез +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot