Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары ял көннәрендә яуган явым-төшемнәрдә тоз күп булуын фаразлый
Узган ял көннәрендә булган явым-төшемнәрдән соң автомобильләрдә гадәти булмаган катлам барлыкка килгән.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары узган ял көннәрендә булган явым-төшемнәрдән соң автомобильләрдә барлыкка килгән гадәти булмаган катламның ни булуын аңлатты. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Метеорологлар Казан метеостанциясендә атмосфера явым-төшемнәре пробаларын алган, әмма үрнәкләрнең аз булуы сәбәпле, аларны кислоталылыкка һәм электр үткәрүчәнлеккә генә анализлаган.
«Шәһәрдә (Казанда – Т-и иск.) кешеләр автомобильләрдә күзәткән куныкның көчле җил аркасында юл кырыйларыннан тоз һәм реагентларның атмосферага күтәрелүе белән аңлатыла», - дип фаразладылар ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз