news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары якындагы тәүлектә томан төшүе турында кисәтте

17 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һава торышы начар булганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә һәм ерак араларга барудан баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Эңгер-меңгер һәм тәүлекнең караңгы вакытында томанга каршы фараларны кабызырга онытмагыз. Томан вакытында йөргәндә дистанцияне арттырыгыз, алдагы машиналарны узмагыз, кискен маневрлар ясамагыз һәм кинәт тормозга басмагыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot