news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары якындагы тәүлектә томан булу турында кисәтте

Татарстан синоптиклары якындагы тәүлектә томан булу турында кисәтте
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

27 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Җәяүлеләргә урамнан барганда һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга, ә транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Машина йөртүчеләргә шулай ук артык маневрлар ясамаска, узышмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннарына мөрәҗәгать итегез.

news_right_1
news_right_2
news_bot