news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яңгыр явачак һәм көчле җил исәчәк дип кисәтте

Иртәгә төнлә һәм иртән һава торышының бозылуы көтелә.

Татарстан синоптиклары яңгыр явачак һәм көчле җил исәчәк дип кисәтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил исәргә һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында җил көчәеп, аның тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot