news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.

Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы да бар.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында җылылык, иң салкыны көньяк-көнбатышта булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot