news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яңгыр вәгъдә итә

Республикада 14 градуска кадәр җылы була

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава торышы була, ТРның барлык районнарында яңгыр явуы көтелә.

Көндез Казанда - 11-14, Татарстан буенча – 9-14 градус җылы.

6 нчы октябрьга каршы төндә республикада шулай ук болытлы һава торышы була, яңгыр явачак.

Төнлә 4-9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot