news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә

Төнлә урыны белән республикада һава температурасы -2 градуска кадәр булырга мөмкин.

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр булачак, төнлә һәм иртән юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары ноль градуска кадәр төшә. Шул ук вакытта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада кайбер урыннарда туфракта -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.

Көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылына. Бүгенгедән бераз җылырак булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 17.10 сәгатьтә Казанда һава температурасы 7,5 градус җылылыкта булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100