news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм яшен вәгъдә итә

Төнлә Казанда температура 15-17 градус җылы, көндез – 22-27

  (Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда төнлә һәм иртән - томан.
Төнлә 12-17 градус җылы, көндез – 23-28.
Казанда төнлә температура 15-17 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез – 22-24 градус.
5 июнь төнендә республика буенча алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда урыны белән яшенле яңгыр явачак. Төнлә температура 13-18 градус җылы тәшкил итсә, көндез 20-25 градуска кадәр җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot