news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары урманнарда янгын куркынычы югары булуын хәбәр итә

Татарстан Гидрометеорология кисәтүе 28 июльдән 7 августка кадәр гамәлдә.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары 28 июльдән 7 августка кадәр урманнарда янгын куркынычы югары булуын хәбәр итә.

Бу көннәрдә республика территориясендә урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Алдан “Татар-информ” республика территориясендә коеп яңгыр явачагы, яшен вакытында җилнең тизлеге көчәюе һәм боз явачагын кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot