news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте

15 июльдән республикада янгын чыгу куркынычы аркасында урманга керү тыела.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук).Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте. Бу хакта ТР Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

23-27 июльдә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы турында шторм кисәтүе игълан ителде.

«Урманнарда урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана (4 класс), Татарстанның көнчыгыш районнарында исә урманнарда янгын чыгу куркынычы аеруча зур (5 класс), - дип искәрттеләр идарәдә.

«Татар-информ» агентлыгы республикада урманнарга бару һәм аларның территориясенә машинада керүнең чикләнүе хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot