news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан, яшен һәм боз яву турында кисәтә

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда янәдән һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил кыска вакытка секундына 15-20 метрга (Казанда – секундына 15-18 метрга) кадәр көчәячәк. Шулай ук яшен фаразлана.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көчле, ә секундына 17,2-20,7 метрга кадәр тизлек белән исүче җил бик көчле дип атала.

Моннан тыш, тәүлекнең якты вакытында боз яву ихтимал.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәктә урыны белән (шул исәптән башкалада) томан төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot