news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Бүген иртән Татарстанда урыны белән, шулай ук Казанда томан төште. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» метеорологларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, шимбә, 25 мартта, республика территориясендә көне буе яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +7..+12 градус җылы көтелә.

Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, иртәгә, 26 мартта, һәм киләсе атна башында төбәктә аномаль җылы һәм дымлы һава торышы саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100