news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм яңгырлар турында кисәтә

Республика территориясендә уртача җылы һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары томан һәм яңгырлар турында кисәтә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда, нигездә, төбәкнең көнчыгышында аз гына яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot