news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил булачагын кисәтә

Җил секундына 15 – 17 метрга җитәргә мөмкин.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген көннең икенче яртысында, шулай ук 14 ноябрьдә төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шулай ук Казанда томан хасил булачак.

Моннан тыш, Татарстанда, шулай ук Казанда көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә, ул секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100