news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтте

22 декабрьдә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартлары бозылу көтелә.

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтте
Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе көтелә. Төнлә һәм көндез кайбер районнарда бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән синоптиклар хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot