news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык хакында кисәтә

Иртәгә термометр баганалары 7 градус салкыннан түбән тәшмәячәк

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән һәм Казанда бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә. Моннан тыш, болытлы һава, вакыты белән - кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр булырга мөмкин. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Төнлә һәм көндез термометр баганалары 2-7 градус салкынга кадәр төшәчәк, шул ук вакытта Татарстанның көньяк-көнчыгышында 10 градуска кадәр суык булырга мөмкин. Республиканың төньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында  - иң җылысы, көньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.

Иртәгә төнлә һәм көндез Казанда 2-5 градус салкын, юеш кар һәм пыскак яңгыр яву ихтималы бар. Болытлы һава.   

12 декабрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар, бозлавык һәм томан. Һава температурасы 7-12 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot