Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары томан һәм бераз кар яву турында кисәтә
Алдагы төндә термометр баганалары - 11, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән күз күреме 500 һәм аннан кимрәк тәшкил иткән томан көтелә (Казанда төнлә һәм иртән). Аязучан болытлы һава. Төнлә республиканың күпчелек районнарында, ә көндез урыны белән бераз кар явачак.
Алдагы төндә термометр баганалары - 11, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы 4-9 градус салкын тәшкил итәчәк. Республиканың төньяк районнарында - иң җылысы, көньк һәм көньяк-көнчыгышта иң салкыны булыр дип көтелә.Шимбә көнне Казанда - 10, көндез 4-7 градус салкын булачак. Аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин.30 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы - 11, аязган вакытта 14 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәи әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз